Балтачта урып-җыюның өченче атна нәтиҗәләре буенча вымпеллар тапшырылды
Авыл хуҗалыгы

Балтачта урып-җыюның өченче атна нәтиҗәләре буенча вымпеллар тапшырылды

Өченче атна нәтиҗәләре буенча алдынгы шофер булып, «Арбор» җәмгыятеннән Нурулла Әскаров танылды

Бүген урып-җыюның өченче атна нәтиҗәләре буенча вымпеллар тапшырылды.

Беренче төркем комбайннар арасында бу юлы беренчелекне «КЗС-812» маркалы «кыр корабы»н иярләүче Нурислам Сабирҗанов алды.

Икенче төркем комбайннар арасында «Акрос-550» маркалы комбайнда эшләүче Ленар Муллагалиев («Борнак» җәмгыяте) җиңүче булып танылды.

Өченче төркем җиңүчесе — «Клаас Тукано — 450» комбайнында хезмәт куючы Алмаз Гарифҗанов («Игенче» хуҗалыгы).

Өченче атна нәтиҗәләре буенча алдынгы шофер булып, «Арбор» җәмгыятеннән Нурулла Әскаров танылды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев