Басуларда тракторлар гөрелтесе
Авыл хуҗалыгы

Басуларда тракторлар гөрелтесе

Районыбызның барлык хуҗалык басуларында да гөрләп эш бара.

Хуҗалык хезмәтчәннәре ашлама кертә, тырмалый. "Борнак", "Дуслык", "Смәел", "Маяк" уңганнары басу-кыр эшләренә гаять тә оешкан төстә тотынып, уңышлы гына башкарып киләләр. Фоторәсемдәге сорнайлылар да җайлап уҗымнар тукландыруга керештеләр. Ашламага килгәндә, хуҗалыклар үзләренә тапшырылган йөкләмәләрне үтәп чыкканнар, бары бер-ике хуҗлыкка гына ашлама кайтып бетәсе калган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев