Шалканда печән өсте гөрли (фото)
Авыл хуҗалыгы

Шалканда печән өсте гөрли (фото)

Көшкәтбашта печән өсте. Халык мәш килеп кышка печән әзерли. Быел табигать тә печәнне тынычлап әзерләргә мөмкинлек бирде.

Шунысы сөендерә, печән әзерләү елдан-ел җиңелләшә. Авылыбызда печәнне чабып та, әйләндереп җыеп та, алып кайтып печәнлеккә өеп тә бирүче егетләребез бар. Фәргать, Сәйфулла, Таһир, Ришат, Мансур, Рәдис абыйлар, Сәйдәш, Дилүс - бу көннәрдә алсыз-ялсыз авылдашларның печәнен кайгырталар. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, сабырлык телибез. Әле ярый сездәй егетләр бар!

Чыганак: vk.com

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев