Татарстанның бер районында кош гриппы таралу сәбәпле, карантин игълан ителде
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның бер районында кош гриппы таралу сәбәпле, карантин игълан ителде

Кайсы район - монда укыгыз!

Республиканың Лениногорск кош фабрикасында карантин игълан ителгән. Биредә кош гриппы булуы ачыкланган. 25 августта фабрикада күпләп кошлар үлә башлаган. Бер төндә 3 мең кош харап булган. Пробалар алып, Казанга җибәргәч, кошларда йогышлы авыруы булуы расланган.

— 26сы көнне без нәтиҗәләрне алдык. Территориягә бер транспортны да, продукцияне дә кертмибез һәм чыгармыйбыз, — ди Лениногорск районының баш ветеринар табибы Рәшәт Әхмәтов.

Әлеге вакытта авыру килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. Шәхси хуҗалыкларга зыян килмәгән, тик шулай да барлык саклык чаралары да күреләчәк. 5 чакрым радиустагы территориягә карантин кертелгән. Шәхси хуҗалыктагы кош-кортлар юк ителәчәк, ди белгечләр.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев