10нчы декабрьдә Казанда "Терлекчедә кунакта" бәйрәме була.
Тамашачылар уеннарда катнаша, балалар һәм өлкәннәр өчен бәйгеләрдә үз көчләрен сыный алачак, танылган татар җырчылары катнашында концерт булуы да көтелә. Авыл-хуҗалыгы хайваннарының күргәзмәсе оештырылачак, ат һәм дөядә йөреп килергә мөмкин булачак. Шулай ук экзотик җәнлекләр "зоопарк"ы да эшләячәк. Чарада катнашучыларның лотереяга бозау оту мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә kzn.ru. Бәйрәм Игенчеләр сараенда 11.00 сәгатьтә башланачак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев