Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кәбестә кортламасын өчен нишләргә?

Кәбестәнең иң зур дошманнары — лайлач әкәм-төкәм һәм ак күбәләк кортлары.

  • Кәбестә тирәсенә һәм яфракларына көл сибегез. Көл өстеннән лайлач әкәм-төкәм йөри алмый. Көлгә яртылаш коры гәрчич кушарга мөмкин. Күбәләк кортлары да мондый яфракларны яратмый. Шуның өстенә көл гөмбәле чирләрне кисәтә. 
  • Тәмәке тузаны сибәргә була, аның исенә бер күбәләк тә килми.
  • Кәбестә кортларын юк итү өчен «Алатар» сиптерергә була, әмма көтү вакыты озак — 20 көн. Аны хәзер соң өлгерә торган кәбестәгә генә сиптерергә мөмкин, мондые октябрьдә генә җыела.

«Актофит», «Биокилл» — биологик препаратлар, эшкәрткәннән соң 3 көннән кәбестәне ашарга ярый. Исегездә тотыгыз: биологик препаратларн +18 оСтан югарырак температурада гына нәтиҗәле.

Чыганак: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча үсемлекләре