Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Кочагына алды туган туфрак...

Махсус хәрби операциядә һәлак булган энебез Газимов Ирек Газизҗан улына багышлана

Әни кочагында тал бишектә
Ята алмыйбыз шул гомер буе.
Бәхет-тәүфыйк теләп һәммәбезгә
Кала нигез, авыл, Шушма буе...

Тормыш дәръясында бата — калка,
Мәңге яшәр төсле кеше уе...
Исәнлек — саулык сорап балаларга,
Көтә нигез, авыл, Шушма буе.

Еллар кичеп, дөньяларны гизеп,
Тәмамлана юллар берчак сыкрап.
Күз яшьләрен тыеп, берәм — берәм,
Кочагына ала туган туфрак...

Ирек тә 44 яшендә, өч баласын ятим итеп, туган авылы Яңгул туфрагына — әтисе Газизҗан белән әнисе Әлфирә янына, сугыш кырында һәлак булган авылдашлары янәшәсенә мәңгелек йортына кайтты...

Бер шатлыкка ничә борчу белән
Көтә язмыш әллә кайларда...
Януларсыз, көюләрсез генә
Яшәп булсын иде дөньяда.

Урам уртасында — беръялгызым,
Кешенең юк эше кешедә.
Авыл йоклый, өндә булганнарны.
Кабат күрә булыр төшендә.

Төнне таңнар алыштыра бара,
Мәңге шулай агар дисеңме?
Күрәчәкне алдан белсәң иде,
Хәтер генә саклый төсеңне...

Өлгермәдең татып яшәү ямен,
Тоялмадың тормыш ямен дә.
Бездән бүген бары дога гына
Көтәсеңдер чиксез галәмдә...

Еласаң да гөнаһ булыр төсле,
Иң кирәге — дога, мөгаен...
Илне яклап шаһит киткәннәргә
Изге гамәл бездән һәрдаим.

Әткәң белән әнкәң төшкә керде,
Сузалар күк безгә кулларын...
Исән идең әле ул вакытта...
Көткәннәрдер кызың, улларың...

Бөтен теләкләр дә без дигәнчә,
Дөньялыкта чынга ашмый бик.
Тынычлансын илләр, ярабби, дим,
Гомерләрне сугыш ашый бит.

Тукталсыннар иде бу афәтләр,
Күрсәтмәсен язмыш киресен.
Бер Аллаһым үзе генә белә
Адәм башы ниләр күрәсен...

Ирек тә сабыр холыклы, әмма гайрәтле егет иде. Әтисе кебек төрле ярышларда яшьтәшләре белән бил алыша, көрәшә иде. Акыллы, чибәр егетнең гитара кылларын чиртеп җырлавы гына да күз алдыннан китми. Зөлфәт Хәким җырларын аеруча яратып башкара, миңа калса, аларны тышкы охшашлык кына түгел, ниндидер аһәң, рухи якынлык та берләштерә иде кебек. Бүген менә «Нәрсә булды сиңа бүген?!» дигән сорауны үзенә бирәсе килә... Ни үкенеч... Соң инде... соң... соң...

Әмма күңелдә өмет чаткысы уянып китә: Могҗиза көтә күңел. Я булмаса, күз яшьләре белән табут ктәреп баручы уллары, кызы киләчәктә гитара чиртеп, җырлар аша үткәннәргә кайтып килерләр... Вакытлыча гына булса да... Үсмер егетләр бәлки көрәш мәйданнарын яуларлар... Мәрхүмнәрнең дә, исәннәрнең дә әрнү — сагышлары басыла төшәр кебек...

Ирекне соңгы юлга озатуны оештырган, авыр эшне җиңеләйтергә тырышкан, яхшы хатирәләр белән искә алган туганнарга, укытучыларга, күршеләргә, авылдашларга, дусларга, дин әһелләренә, хәрбиләргә, җитәкчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мәрхүмнәргә изге догада, исәннәргә иминлек, дөньяга тынычлык теләп калабыз.
 

Казанда, Биектауда, Балтачта, Яңгулда, Смәелдә, Чувашиядә яшәүче туганнары исеменнән Флюра Яббарова — Нәҗметдинова

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

8

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев