Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-78 ел

Беркем дә, берни дә онытылмый

Балтачта Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны – Гыйльван ага Гыйльмуллин белән каршыладык

9 май – Җиңү бәйрәме көнне Балтач бистәсендә дә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Җиңү парады узды. Аннан алдагы көнне авыл җирлекләрендә ветераннарыбыз барланды, аларга багышлап урыннардагы батырлар һәйкәле, обелисклар янында бәйрәм тантаналары үтте.

Бистәбезнең Батырлар аллеясы каршында оештырылган Җиңү тантанасы мәшһүр «Созвездие-Йолдызлык» фестивале йолдызчыкларының сугыш темасын чагылдырган биюләре, үзешчәннәребезнең театраль тамашага корылган җырлары белән башланып китте. Түргә – районыбызда калган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллин янәшәсенә тыл батырлары, тыл ветераннары һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребез урын алды.

– Хөрмәтле ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары, райондашлар, Балтачыбыз кунаклары, – дип башлады тантаналы чыгышын районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин. – Сезне Бөтенхалык бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән ихластан кайнар котлыйм, һәркемгә бәхет, ныклы сәламәтлек, имин көннәр телим. Коточкыч сугышның никадәр бәла-каза, санап бетергесез югалтулар алып килүен сөйләп-аңлатып бетерү мөмкин түгел. Татарстаныбыздан 700 меңнән артык кеше фронтка киткән, 11 мең 200дән күбрәге безнең балтачлылар, шуның яртысыннан артыгы батырларча һәлак булып, чит җирләрдә башын салган, каберләре әле дә билгесез булганнары бар. Бүгенге көндә нибары бер ветераныбыз безнең белән Җиңү таңын каршылый. Советлар Союзы Геройлары Василий Булатов, Бакый Рәхимов, Хәбибулла Ибраһимов, Хафиз Сабиров, Габдулла Гарифуллин, Гайфетдин Гыйльметдинов – районыбыз горурлыгы! 117 хатын-кыз райондашыбыз фронтка киткән, алар ирләрчә кыю-лык белән көрәшкәннәр, җиңү яулаганнар. 7000гә якын райондашыбызның орден-медальләр белән бүләкләнүе тагын бер мәртәбә Балтач халкының җиңүгә омтылышы, туган җиргә чиксез мәхәббәте турында сөйли, тылда калганнарга да тормышның һәр көне үзе бер батырлык булган. Икмәк үстерү, азык-төлек, сугыш тауарлары җитештерү, төннәр буе солдатларга җылы оекбашлар бәйләү һәм башкалар хатын-кызлар, әби-бабалар, сугыш чоры балалары җилкәсенә төшкән. Нәкъ менә сезнең сабырлык, көчле рухлы булуыгыз бәрабәренә армия һәм халык бербөтен булып җиңүгә ирешкән. Илгә янәдән сынаулы көннәр килде, зур югалту кичергән, олы йөрәкле, герой уллар тәрбияләп үстергән әти-әниләр, мобилизация кысаларында илебезне саклаучы егетләребез, аларның әти-әниләре һәм хәләл җефетләре, волонтерлар төркемендәге егетләр-кызлар – сез бүген бердәмлекнең алтын үрнәге булып торасыз. Сезгә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм, егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телим. Исәннәрнең кадерен белик, батырларыбызны горурлык, рәхмәт сүзләре белән һәрдаим, һәрвакыт искә алыйк!

Бөек Җиңү көненең бөеклегенә багышланган район башлыгы чыгышын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау минис-тры урынбасары Айрат Гарипов һәм дә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаевның кайнар сәламнәре тулыландырды. Башкалабыз кунаклары Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның ихластан котлау хатын да ирештерде. Күркәм чыгышлардан соң район җитәкчелеге районыбызның хәрби хәрәкәт ветераннары һәм хәзерге вакытта махсус операциядән ялга кайткан егетләр белән берлектә Батыр солдат һәйкәленә веноклар салды. Оешма-предприятие, учреждение вәкилләре тарафыннан да һәйкәлгә бик күп чәчәкләр куелды. Минутлык тынлыктан соң, район хәрби комиссары парадка фәрман бирде. Бөек Ватан сугышы чорындагы данлыклы фронт штандартларын күтәреп хәрбиләр, ир-егетләр, яшьармиячеләр үтте, хәрби техника, танк макетлары, мотоцикллар, картингчыларыбыз да парадка ямь өстәде.

Илебез азатлыгы өчен фидакарьләрчә көрәшкән батыр халкыбыз алдында баш иябез! Бабайлар җиңде, оныклары да җиңәчәк дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү