Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-78 ел

Исемнәре мәңгеләштерелде

Арборлылар Бөек Җиңүнең 78 еллыгын зур тантана белән каршы алды

Арборлылар Бөек Җиңүнең 78 еллыгын зур тантана белән каршы алды.

9 май көнне Арбор авылының олысы-кечесе бердәм булып, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә куелган обелиск янына җыйналдылар. Бу авылдан 500гә якын сугышчы фронтка алына, 208е генә туган якларына исән кайталар. Арбордан Әфганстанда – 5, Чечняда 3 егет хәрби бәрелешләрдә катнаша, мобилизация кысаларында – 4, контракт буенча 4 егет хәрби хезмәткә алына. Шушы вакыйгалар барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылның батыр егетләре хөрмәтенә һәйкәлдә истәлекле такта ачылды. Биредә Илсур Шакиров, Тәлгать Гыйльванов, Хәниф Хәйруллин, Заһир Хәкимов, Рәнис Фазылов, Шамил Рәхматуллин исем-фамилияләре урын алды. Тантана вакытында Шамилнең әти-әнисе Рәмзия һәм Рифат Рәхматуллиннарга Батырлык ордены тапшырылды.

Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев та катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү