Кунырда митинг Геройны искә алудан башланды (фото, видео)
Куныр авылында бүген Җиңү көне уңаеннан митинг узды
Куныр авылында Җиңү көне ел саен Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовны искә алудан башлана. Укучылар аның каберенә барып, чәчәкләр сала, Геройны бер минут тынлык белән искә ала.
Бөек Ватан сугышына Куныр авылыннан 304 ир-егет китә, шуларның 162се Ватан азатлыгы өчен гомерен бирә.
Җиңү көне уңаеннан узган митингта кунырлыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин котлады.
Авылдашларын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, Камал Сафиуллин үзенең язган шигырен укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев