Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-78 ел

Нормада узган митингтан фотомизгелләр

Онытмасак иде ветераннарыбызны.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк. Алар безнең белән, алар безнең арада. 


 Һәр ел саен Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган митингта без һәр авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зурлап искә алабыз. Аларны 1 минут тынлык белән искә алабыз,алар истәлегенә чәчәкләр куябыз, дога кылабыз. Быел да бу олуг,зур тантаналы митинг зурлап үткәрелде. Онытмасак иде ветераннарны, обелискка юллар өзелмәсен. Бүгенге якты көннәребез өчен аларга без бурычлы.


Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган обелиск — моның ачык мисалы", дип хәбәр итә Лилия Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев