Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар! Игътибар! Игътибар! Конкурс!

Көлке бәйрәме

Хөрмәтле укучыларыбыз! Тиздән-тиздән 1 апрель - көлке көне килеп җитә. Әйдәгез, без дә бергәләшеп шушы матур һәм көлкеле бәйрәмгә әзерләник әле. Сездән - матур шаярулар, мәзәк хәлләр, 1 апрель белән бәйле кызык вакыйгалар фотолар җибәрүегезне көтәбез. Бездән - җибәрелгән иӊ кызык мәзәкләрне һәм вакыйгаларны, фотоларны газета сайтына (www.baltci.ru), «Хезмәт» газетасына чыгару һәм бүләк әзерләү… Киттек!!!
Электрон почта :BaltasiRed2005@уandex.ru
***
Кыз үзенеӊ янына кич озатарга килгән күрше авылы егетеннән сорый ди:
- Син кем булып эшлисең?
- Ландшафт дизайнеры...
- Ә гадирәк итеп әйткәндә?
- Тракторчы...
***
Берәү даруханәгә керә дә:
- Сездә бәрәңге бармы? - ди.
- Гафу итегез, бу даруханә, бездә бәрәңге сатылмый…
Икенче көнне баягы кеше тагын керә:
- Сездә бәрәңге бармы? - ди.
- Нинди бәрәңге?! Монда дарулар сатыла!
Бу күренеш биш көн рәттән кабатлана. Даруханә сатучысы түзми, зур хәрефләр белән «БӘРӘҢГЕ ЮК» дип белдерү элеп куя.
Баягы кеше килеп керә дә, белдерүне укып сатучыга:
- Менә бит, ничә көн бәрәӊге юк дип, мине тилертәсез, кайчандыр монда бәрәңге булган бит, - ди.
***
Чукча автосалонга машина сатып алырга килә.
Консультант бер машинага күрсәтеп:
- Менә бу Форд Фокус.
- Ә аның фокусы нидә?
-Утыр, күрсәтәм.
Утыралар да чыгып китәләр.
- Әнә тегендә агач күрәсеңме? Хәзер күзеңне йом, үтәли чыгабыз.
Чукча күзен йома,ә консултант агачны урап уза да:
- Менә күрдеңме? - ди.
- Сатып алам!
Чукча машинаны сатып алгач, дусларын утырта да:
-Әнә агач күрәсезме? Хәзер күзләрегезне йомыгыз! - ди.
Туп-туры агачка барып бәрелә дә кычкырып җибәрә:
-Кайсы сантыегыз күзен йоммады?
***
Күрше авыл егете кызын озатканда йолдызлы күккә карап тора да:
- Әнә, йолдыз атылды! Тизрәк теләгеңне әйтеп кал!- ди.
- Мин синең миңа өйләнүеңне телим!
- Эх! Кире очты, каһәрең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250