Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар: яңа бәйге!

Бүгеннән сайтыбызда яңа бәйге старт ала: "Шаккатырды бу сабый".

Мөгаен, бик күпләрегезнең кечкенә балаларның кызык-мызык гадәтләре, шөгыльләреннән шаккатып, аптырап калган чаклары булгандыр. Нинди генә кыяфәтләргә керми дә, ниләр генә уйлап чыгармый бит алар. Бераз гына игътибарлы булып һәм, иренмичә, аларны шундый чакта фоторәсемгә төшереп, безгә җибәрсәгез иде. Фоторәсемнәрне BaltasiRed2005@yandex.ru адресына җибәрүегез сорала. Конкурсның шарты бик гади: иң кызыклы, иң шаккатыргыч фотосурәтне ачыклау. Материалларны кабул итү 15 майга кадәр дәвам итә, 15 нче майдан 30 майга кадәр тавыш биреп җиңүчене ачыклаячакбыз. Җиңүче 1 июньдә - балаларны Халыкара яклау көнендә билгеле булачак һәм, җиңүчене дә сез үзегез тавыш биреп ачыклаячаксыз. Димәк, башладык!

Бәйгегә килгән материалларны «Шаккаттырды бу сабый» сәхифәсенә урнаштыра башлыйбыз. Әлеге сәхифәгә «Котлыйбыз» рубрикасы өстендә урнаштырылган «Шакаттырды бу сабый» баннеры аша җайлы гына кереп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250