Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Хезмәт» тә яңа җитәкче

Акция җиңүчеләре билгеле.

«Хезмәт»ле булсаң – хезмәтле булырсың!»: бер көн редактор булып торырсың, журналист булып та эшләрсең». Әнә шундый исем астында «Хезмәт» газетасы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә акция оештырды.

Квитанцияләр җирәбә тәртибе буенча уйнатылды. Төп җиңүче булып Яңгул авылыннан Сәлимә Габделхакова танылды.Ул 1000 сум акча отты һәм бер көн районның баш редакторы булып эшләп карау мөмкинлегенә ия булды.

Янәдән 2 җиңүче – Иске Көшкәт авылыннан Татьяна Клейменова белән Көшкәтбаш авылыннан Лилия Гарифуллиналар исә 800әр сум отып, бер көн, журналист буларак, редакция тормышында катнашачак.

Көн азагында җиңүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләү, чәй табыны артында кунак итү булачак.

Яңа кадрларның эш көннәре хакында алдагы саннарда язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Хезмәт»ле булсаң – хезмәтле булырсың!»