Көрәш, балалар уеннары, мөнәҗәтләр, догалар …
Ел да бөрбашлылар мәшһүр шәхесебез Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә матур иттереп мөселман балалар сабан туе уздыра. Быел да Бөрбаш авылының гаҗәеп күркәм урынында уза сабан туе! Көрәш, балалар уеннары, мөнәҗәтләр, догалар … һәммәсе дә күңелгә ятыш, рәхәтлек бирә. Балалар дөньясына шушындый рәхәтлек бүләк иткән бөрбашлыларга, Җәлил хәзрәткә ихлас күңелдән зур рәхмәт!
Нет комментариев