Бүген Балтачта ир-атлар өчен ифтар мәҗлесе уза.
Ифтарга башкалабыздан да кунаклар килде.
Шулай ук авыл имамнары, иҗтимагый тормышта актив катнашучы дин әһелләре, махсус хәрби операциядә уллары, якыннары катнашучыларның әтиләре чакырулы.
Саваплы чара дин әһелләренең вәгазе белән башлангыч алды. Алар үзләренеӊ чыгышларында райондашларыбызны Рамазан ае белән тәбрик итеп, ураза тотучыларга сабырлык теләп, халкыбызныӊ бердәм, тыныч шартларда яшәүләре зур куаныч, дип билгеләп үттеләр.
Ифтар мәҗлесенең икенче өлеше Балтач кафесында мул табыннар артында дәвам итте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев