Берничә ел инде Балтачтагы мәчетләребездә рамазан аенда Коръән хәтем кылына.
Хәтем кылу – имам артыннан бергәләп Коръәнне тулысынча укып чыгу дигән сүз.
Ике ел рәттән без үзебезнең социаль челтәрләрдә үзәк мәчеттә булган Коръән хәтем кылуның туры трансляциясен алып бардык. Быел туры эфирга Телеграмм каналы аша чыгачакбыз. Туры эфир көндәлек сәгать унбердә башланачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев