Рамазан барлык мөселманнар өчен зур җаваплылык чоры.
21 мартта Яңгул авылында зурлап ифтар мәҗлесе уздырдылар.
Ифтар мәҗлесен Ранил Габдрахманов җитәкчелегендәге «Яна тормыш» җәмгыяте уздырган.
Иң элек Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев эчтәлекле вәгазь сөйләгән. Ахшам намазы укылганнан соӊ ифтарның икенче өлеше мул табыннар артында дәвам итте.
Яңгул авылында яшәүчеләрнең барысы да оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерә. — Киләчәктә дә безнең бердәм халкыбыз, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, тату яшәр дип өметләнәбез, — ди авылның өлкән яшьтәге кешеләре.
Нет комментариев