Намаз укучылар бәйгесендә ике Әмир җиӊүче булып танылды.
Дин һәм тормыш

Намаз укучылар бәйгесендә ике Әмир җиӊүче булып танылды.

Кичә районыбыз укучылары малайларга һәм кызларга бүленеп, Борнак һәм Яӊгул авыл мәчетләрендә иӊ яхшы намаз укучыларны ачыкладылар.

Җиӊүчеләргә һәм барлык катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды. Борнак мәчетендә үткән бәйге җиӊүчеләренә зур буләк - велосипед куелган иде.
Ике адаш, 1-3 нче сыйныфлар арасында җиӊгән Балтачтан Шәмсетдинов Әмир, 4-6 сыйныфлар арасында җиӊгән Балтачтан Надыршин Әмир өйләренә «сәпид»тә кайтып киттеләр.
Фото: http://dumrt.ru/news/news_6426.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев