Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән, тикшерелгән календарь – «Дини тәкъвим – 2018» 2017 елныӊ декабрь аенда дөнья күрде
Заманында, дини белемгә сусаган чорда чыгарылган дини календарьлар халыкка беренче дини дәресләрне бирүдә зур роль уйнадылар. Ә хәзер инде бу юнәлештә кытлык юк, әмма мондый китапчыкларны, дөресме ул, дөрес түгелме, һәркем бастыра башлады. Шуныӊ өчен дини кануннарга туры килә торган китаплардан файдалану кирәк.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән, тикшерелгән календарь – «Дини тәкъвим – 2018» 2017 елныӊ декабрь аенда дөнья күрде. Календарьне “Хузур” нәшрият йорты туплады һәм нәшер иттте.
Китап милади һәм һиҗри буенча көннәр исәбен, күп кенә төбәкләр өчен намаз вакытларын үз эченә алган тәкъвим булып тора. Басмада дини бәйрәмнәрнең даталары, гакыйдә, фикһ, пәйгамбәрләр тарихыннан гыйбрәтле вакыйгалар, күренекле татар руханиларының биографияләре, дога кылу үрнәкләре, төрле нәсыйхәтләр урын алган дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Нет комментариев