Яңгул мәдәният йортында авыл мәчетенең 25 еллыгы һәм Мәүлид бәйрәме уңаеннан зур тантана булды
Дин һәм тормыш

Яңгул мәдәният йортында авыл мәчетенең 25 еллыгы һәм Мәүлид бәйрәме уңаеннан зур тантана булды

Бәйрәмдә башкаладан дәрәҗәле кунаклар катнашты һәм чыгыш ясады.

7 ноябрь көнне Яңгул мәдәният йортында авыл мәчетенең 25 еллыгы һәм Мәүлид бәйрәме уңаеннан зур тантана булды. Бәйрәмдә башкаладан дәрәҗәле кунаклар катнашты һәм чыгыш ясады. Әхлак нигезләрен өйрәнүче яшь буын - балалар да, Мәүлид ае турында мәгълүмат бирделәр, мөнәҗәтләр әйттеләр. Мәчетнең эшчәнлеге, 25 еллык тарихы буенча презентация күрсәтелде, кунакларны кайнар коймак һәм чәй  белән каршы алдылар. Бәйрәм ахырында һәркем кайнар пылаудан авыз итте. Тантана бик оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтте.

Рәсми Балтач

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Мәүлид бәйрәме

Нет комментариев