Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанга әзерлек шәгъбан аенда башлана

Рамазан аена керергә санаулы гына көннәр калып бара. Һәр эшнең дә башы һәм ахыры бар. Бу гыйбадәт кылуда да шулай.

Рамазан ае алдыннан безне изге айга әзерли торган шәгъбан ае килә. “Бу айда ураза тоту — сөннәт”, — диде Пәйгамбәребез (с.г.в.с). Пәйгамбәребез (с.г.в.с) : “Шәгъбан ае шундый ай — ул рәҗәб белән Рамазан арасында килә. Тик мөселманнар рәҗәб ае турында беләләр, аннан соң Рамазанга әзерләнәбез дип, шәгъбан ае турында оныталар”, — диде. Аннан соң без: “Тоткан уразаларыбыз кабул, эшләгән изгелекләребез камил булсын”, — дип ният кылып, Рамазан аена керәбез.

Рамазан аена әзерлекне алдан ук башларга кирәк. Галимнәр: “Сәхабәләр изге айга 6 ай кала әзерләнә башлаганнар. Аллаһыдан: “И, Раббым, бу Рамазан айларын күрергә насыйп итсәң иде. Гыйбадәт кылудан мәх­рүм кылмасаң, тәүбәләребезне кабул итсәң иде, дип сораганнар”, — дип, сәхабәләрне безгә үрнәк итеп китерәләр.

Әзерлекнең беренче өлеше — безгә тәүбәгә килергә, истигъфар кылырга кирәк. Ягъни, узган елларда кылган гамәлләргә карап, үзебезгә-үзебез анализ ясыйбыз. Кешеләрне рәнҗетмәдек­ме, нинди кимчелекләр булган, тотмый калган уразаларыбыз юк микән? Ниндидер хаталарыбыз бар икән, аларны төзәтергә ашыгыйк. Бу чын ихлас күңел белән Аллаһы Тәгаләнең изге аена калебләрне пакьләп килеп керү була.

Икенчесе — калебне әзерләү. Пәйгамбәребез (с.г.в.с): “Бездә ике калеб юк. Ә бер калебтә яхшылык белән яманлык бергә туры килә алмый”, — диде. Ягъни, әгәр дә без Рамазанга керер алдыннан калебләребезне чистартмасак, анда Аллаһы Тәгалә риза булмаган әйберләргә урын бар икән, димәк, яхшылыкка анда урын юк дигән сүз. Бу бик куркыныч. Шуңа да изге айга уйларыбызны, ниятләребезне, тормышыбызны чистартып керергә кирәк.

Өченчесе — Рамазан аена шатлану. Озак күрмәгән туганыңа сөенгән шикелле: “Рамазан килеп җитә”, — дип куану шулай ук безнең калебтә булырга тиеш.

Дүртенчесе — узган Рамазанда тотылмаган уразаларыбыз булса, аны шәгъбан аенда тизрәк тотып бетерергә кирәк. Чөнки калган уразаларны каза кылыр өчен Аллаһ безгә бары тик бер генә ел бирә.

Бишенчесе — Рамазан аена әзерләнеп кергән вакытта без гыйлем алырга да тиешбез. “Гыйлемнәребезне яңартыйк, дини китаплар күбрәк укыйк, имамнарыбызга үзебезне борчыган сорауларны биреп һәм аларга җаваплар алып, тынычланып, изге айга килеп керик”, — дип, галимнәребез безгә аңлата.

Рамазан аенда вакытны күбрәк гыйбадәттә, зикер әйтүдә, догада уздыру өчен безгә башка дөнья эшләрен алдан бетереп куярга кирәк. Дөрес, төп эшне ташлап булмый, ләкин кулдан килгәнчә һәр көнебезне дә бераз бушатсак, ураза тотуы да, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу да җиңелрәк бирелер, иншәАллаһ.

Раббыбыз ирләрне гаиләдә баш итеп куйды. Шуңа күрә, Рамазанга үзе генә түгел, ә бөтен гаиләсен әзерләү ир-атлар өстендә. Хатынына, аңлый алу яшендә булган балаларына вәгазьләр сөйләү, дәресләр бирү — һәр мөселманның вазифасы.

Рамазанга әзерләнү турында Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләрендә күп сөйләнелә. Рәсүлебез мөмкинлеге булган һәр кешегә шәгъбән аенда ураза тотуны сөннәт итә. Ләкин галимнәребез шәгъбанның уртасыннан “Сәламәтлеге булган кешеләр генә ураза тотсын”, — дип аңлаталар. Ә инде Рамазан аена керергә бер-ике көн генә калса, галимнәр ураза тотмаска киңәш итә. Чөнки бу шәригатькә туры килми. Бу вакытта инде без Рамазан аеның башланганын көтәбез һәм изге айга кергәч кенә ураза тота башлыйбыз.

Шулай ук шәгъбан аенда ураза тоту гына түгел, ә Рамазан аенда кылына торган: Коръән уку, ураза тотучыларга авыз ачтыру, сәдака бирү кебек барлык гыйбадәтләрне үтәп, савап җыярга мөмкинлек бар.

Авыруларны, картлыкны, хәлсезлекне һәм шифасын да Аллаһы Тәгалә бирә. Шуңа да ураза тотарга сәламәтлегең ягыннан ярамый икән, үз-үзеңә зыян сала-сала ураза тоту тыела. Шуңа күрә Рамазан ае алдыннан табиблар белән киңәшләшү кирәк. “Алар ничек әйтә, шуңа карап гамәлеңне кылырсың”, — дип, галимнәребез безгә аңлата. Бу шәригать ягыннан дөрес була.

Рамазан аена ныклы әзерлек белән керергә, бу изге айны күрергә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин

Удмуртия мөфтие

yanarysh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан