Бүгенге авария нәтиҗәсендә ике кеше хастаханәдә
Юл хәрәкәте иминлеге

Бүгенге авария нәтиҗәсендә ике кеше хастаханәдә

Хөрмәтле райондашлар, юлларда сак булсак иде. Онытмагыз, якыннарыгыз сезне өйдә исән-сау килеш көтә

Бүген көндезге 13 сәгать 40 минутта Арбор-Шеңшеңәр юлында җиңел һәм йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

"Лада Гранта" белән идарә итүче автоледи төп юлдан килүче "КамАЗ" машинасына юл бирмәү сәбәпле, ике транспорт чарасы бәрелешә.

Нәтиҗәдә, җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, Арча районы хастаханәсенә җибәреләләр, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге.

Хөрмәтле райондашлар, юлларда сак булсак иде. Онытмагыз, якыннарыгыз сезне өйдә исән-сау килеш көтә.

Авариядә зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнергә язсын.


авария

Нет комментариев