Клип Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Мәйдан» телеканалы тарафыннан төшерелде
Күптән түгел Нәфкать Нигъмәтуллинның «Озак торды атым чапмады» дигән клибы дөнья күрде. Кинога төшерүләр Балтач районында узды.
Клип Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Мәйдан» телеканалы тарафыннан төшерелде. Режиссеры – танылган кинорежиссёр, «Кеше китә – җыры кала», «Ай булмаса, йолдыз бар» сериаллары режиссеры Александр Далматов.

– Клип төшерү өчен безгә атлар кирәк булды, – ди кинорежиссёр Александр Далматов. – Әйтергә кирәк, бик күп атлар кирәк иде, чөнки җыры шуны сорап тора. Без Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинга мөрәҗәгать иттек, Рамил әфәнде безгә берсүзсез «Татарстан» атларын тәкъдим итте. Биредә аның улы Айнур Рамилевич җитәкчелек итә. 250 тирәсе ат булгандыр анда. Рәхмәт, Рамил Рәшитовичка, Айнур Рамилевичка, «Татарстан» җәмгыятенә, ат караучыларына, җигәр өчен атын биргән Илдар абый Ивановка, эшне оештырырга булышкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка.

Шулай ук Җәлил хәзрәткә зур рәхмәт, ул безгә тарантас биреп торды. «Бөрбаш» авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллинга да рәхмәт. Нормабаш авылы халкына аерым рәхмәт, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әбисенә (безгә чәйләр дә эчерде ул), туганнарына, авылдашларына, клип төшерергә йортын биреп торган Наилә апага чиксез рәхмәтлебез. Без Балтач ягы кешеләренең эшлекле, кунакчыл, ярдәмчел булуларын күреп куандык.

Клипта Балтач егетләре һәм кызлары да бар иде. Мәсәлән, ат көтүендә Г. Камал театрында эшләүче артистыбыз Чулпан Нәҗипова (Шеңшеңәр кызы) белән Айзат Хәйруллин иде (Айзат Габдулла Тукай исемендәге Әтнә театрында эшли). Шулай ук Әтнә театрында эшләүче артист Алмаз Гарипов Балтачныкы, ул тарантаста К. Тинчурин театрында эшләүче Зәринә Сафина белән иде.
Клип бик матур булып кына дөньяга чыкты, атлар да нәкъ кинодагыча чапты, хәзер менә алар татар халкының яраткан моңлы җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллин клибында да лаеклы урын алдылар.
Нет комментариев