Салават Фәтхетдинов килене Рузиягә сюрприз ясаган
Рузия әлеге кадрларны үзенең сторисларына куйган. «Рәхмәт, әтика. Шаккатыра беләсең инде син», — дип яза ул
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов килене Рузиягә сюрприз ясаган. Җырчы аны концерты вакытында сәхнәдән котлый. Әлеге видеоны «Татар эстрада» төркеменә уранштырганнар дип яза Интертат.
«Бүген безнең гаиләдә, Фәтхетдиновлар гаиләсендә зур бәйрәм. Иң кадерле улым Рөстәмнең тормыш иптәше, безнең киленебез, кызыбыз Рузиянең туган көне. Безнең йортта бәйрәм, ә мин читтәрәк инде, Сарманда бүген.
Мин улымны да, кызымны да бу бәйрәм белән котлыйм. Гомумән, туган көн — иң матур, иң дөрес бәйрәм. Барыгызны да: улларны да, киленнәрне дә, әбиләрне дә, бабайларны да котлыйм. Туган көннәрегез бик күп еллар булсын», — ди артист сәхнәдән. Килененә үзенең хит җыры "Туган көн«не дә бүләк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев