«Алмада җиләк-җимеш кислоталары була»
Агуланган чакта алма ашарга була. Алмадагы пектин — табигый сорбент, ул эчәклектән токсик матдәләрне чыгара, ә бу — агуланганда файдалы булырга мөмкин.
«Алмада җиләк-җимеш кислоталары була. Алар үт сыеклыгы чыгаруга ярдәм итә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Ләкин, шул ук вакытта, алманы күп итеп ашасаң, шул ук кислоталар ашказаны-эчәклек тракты органнарының лайлалы тышчасын ялкынсындырырга һәм ашкайнату белән проблема китереп чыгарырга мөмкин. Гастрит, ашказаны яки уникеилле эчәклек җәрәхәте булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк», — ди табиб-эндокринолог Вероника Неудахина.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев