Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Бакчачылар игътибарына

Бигрәк тә кишер, укроп, салат, чөгендер һәм башка төрле орлыкларда повилика дигән карантин чүп орлыгы ияреп кайта ала.

Чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән кайткан орлыкларга ияреп, безнең өчен карантин объекты булган орлыклар да кайтырга мөмкин. Бигрәк тә кишер, укроп, салат, чөгендер һәм башка төрле орлыкларда повилика дигән карантин чүп орлыгы ияреп кайта ала. 

Повилика — паразит үсемлек, бакчаларда бәрәңге, чөгендер, кишер һәм башка үсемлекләрнең сабагына инәләрен батырып, согын һәм витаминнарын үзенә тартып ала, үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Повилика сары төстәге чорналып үсә торган чүп үләне, бик тиз үрчи. Повилика хайваннар өчен зыянлы, печән арасында повилика чүбе булган очракта, агулану очраклары булуы мөмкин. Әгәр дә бакчагызда бу чүп үләнен күргәнсез икән, аны җыеп яндырырга кирәк. Ул да булышмый икән, повилика үскән җирне бер елга парда калдырырга кирәк.

Хуҗалык җитәкчеләре, башка белгечләр вегетация чорында басуларны күзәтеп торырга тиеш. Чит-ят үсемлекләр күренгән вакытта, Россельхознадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казандагы телефон: 88432776829.

Мөдәрис Фәттахов,
дәүләт инспекторы

Фото: Мөдәрис Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев