Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Белә идегезме: бал прдуктлары нәрсәгә файдалы?

Мунчада балдан ясалган скраб тәнне сыгылмалы, шома итә, үлгән күзәнәкләрне юып төшерә.


Тома балавыз (прополис) — бал кортлары аны ферментлары белән эшкәртеп әзерли. Балавыз вирус һәм паразитларга каршы файдалы. Ашказанында җәрәхәт булганда, үпкә авырулары вакытында булыша, теш авыртуын баса. Сәнәгать өлкәсендә, авиация төзелешендә, парфюмериядә, медицинада да кулланыла.
Серкә — витаминнарга, минераль матдәләргә бай. Яман шешне кисәтү, иммунитетны күтәрү өчен файдалы.
Бал корты агуы буыннар сызлаганда бик файдалы. Медицинада киң кулланыла.
Корт анасы сөте — баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшырта, йокысызлыктан булыша. Косметологиядә файдаланыла.
Бал икмәге (перга) — кортлар кәрәзләргә тутырган чәчәк серкәсе. Ул азканлылык булганда, гемоглобинны күтәрү өчен файдалы. Ашказаны авырулары вакытында нәтиҗәле.
Сорыкорт сөте — А витаминына бай, күзләргә уңай тәэсир итә, кан басымын көйли, ашказаны, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булыша.

“БАЛДАН ӨЗЕЛГӘН ЮК”
Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:
— Өстәлдә һәрчак бал тора. Бу файдалы ризыктан өзелгән юк. Ел саен Зәй районында яшәүче дус кызымнан 2 өч литрлы банка белән бал алам. Берсе — үзебезгә, икенчесен туганнарыма күчтәнәчкә таратам. Гадәттә, мунчадан чыккач, кич бал белән чәй эчеп ятам. Тамак авыртканда суган, сөт, бал, аз гына чәй содасы кушылган катнашма күкрәкне йомшартып җибәрә, ютәлдән булыша.

“САБЫН ЯСЫЙМ”
Әдилә ВАФИНА, эшмәкәр:
— Прополистан, бал продуктларыннан япон алымы белән төрле мазь, сабыннар ясыйбыз. Бал дымландыра, тәнне җәрәхәтләмичә, сак кына чистарта. Файдалы, хуш исле булганга, сораучылар күп. Шул ук вакытта аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Игътибарлы булырга кирәк. Гомумән, бал косметологиядә киң кулланыла. Мунчада балдан ясалган скраб тәнне сыгылмалы, шома итә, үлгән күзәнәкләрне юып төшерә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев