Ни өченме?
«Без сөтле чәй эчәргә өйрәндек, яшел чәй әче бит» диючеләр күп. Үзлегемнән чыгып әйтәм, яшел чәйне эчәргә өйрәнер алдыннан тәүдә пакетларда сатылганын кулланыгыз.
Пакеттагы яшел чәй җиңелрәк кабул ителә. Ә менә тора-бара рәхәтләнеп чәйнекләрдә пешереп эчәргә дә өйрәнерсез. Яшел чәйнең файдасы күп, шуны онытмагыз!
Тән тиресен яхшырта.
Иммунитетны ныгыта.
- Кан басымын төшерә.
- Яман чиргә каршы торуны ныгыта.
- Тромблар булуга каршы тора.
- Аппетитны киметә һәм көч бирә.
- Матдәләр алмашын яхшырта.
- Кандагы шикәр күләмен тигезли.
- Тәмәке тартучыларнын үпкәләрен арчый.
- Атеросклероз булуны киметә.
- Сезонлы аллергия белән интегүчеләрнең хәлен яхшырта.
- Баш миенең эшчәнлеген активлаштыра.
- Организмдагы су балансын көйли.
- Тешләрнең һәм анкауларның торышын ныгыта.
- Бавырны чистарта.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев