Юеш үлән остеохондрозны дәвалый
Файдалы киңәш

Юеш үлән остеохондрозны дәвалый

Юеш үләннең (мокрица) нинди файдалы яклары бар?

Юеш үлән (мокрица) авыртуны баса, ялкынсынуга каршы тора, антисептик үзлеккә ия. 

1 л кайнар суга 10 аш кашыгы вакланган юеш үлән салып, талгын утта 5 минут кайнатырга, төреп, 4 сәгать төнәтергә һәм сөзәргә.

Әлеге төнәтмә белән сызлаган урынга примочка ясарга яки аны ванна суына кушарга була.

Икенче ысул: берничә уч юеш үлән җыеп, согы бүленеп чыга башлаганчы уарга һәм сызлаган урынга ябып, өстенә полиэтилен каплап, шәл яки шарф белән төрергә. Мондый компрессны кичтән ясау нәтиҗәлерәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


файдалы киңәшләр

Нет комментариев