Күңел төшенкелеге биләгәндә, кыен хәлгә тарыганда, түбәндәгеләрне эшләү файдалы.
Көч бетсә, канда шикәр кими. Тәмле итеп баллы чәй эчеп алыгыз.
Шоколад белән әфлисун да кәефне күтәрә.
Битарафлыкка бирелмәгез, үз-үзегезне көчләп булса да, ниндидер файдалы шөгыл табыгыз.
Су — шлакларны гына түгел, кире йогынтыны да юа. Кулларыгызны терсәккә тикле аккан салкын су белән юу да күңелегезгә җиңеллек бирер.
Тәбигаткә чыгу — агачлар, куаклар, чәчәкләр арасында булу, бакчада йөрү, кошлар тавышын тыңлау — кайгы-хәсрәтне басуга яхшы дәва.
Кешеләр белән аралашу, күңелеңне ачып салу да хәлне җиңеләйтә. Якын дусыгыз, таяныр кешегез булса — уй-хисләрегезне яшермәгез, аралашыгыз, сөйләшегез, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев