Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Сәламәтлегенңне көндәлек кайгырт!

Файдалы соклар рецепты!

Өрек согы

Җиләк-җимеш күп вакытта яңа сыгылган сокларның файдасын күреп калырга кирәк. Өрек согы калий һәм тимер тозларына бай. Аны азканлылык, ашказаны-эчәк һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында, йөкле чакта, төзәлмәс җәрәхәтләрдән интеккәндә эчү файдалы. 

Крыжовник согы

Матдәләр алмашын җайга сала, эчне йомшарта. Үт һәм бәвел кудыргыч чара буларак кулланыла. Организмнан радиоактив һәм авыр металл тозларын чыгара. Матдәләр алмашы бозылганда, симергәндә, ашар алдыннан ярты стакан сокка 1 аш кашыгы бал кушып эчү файдалы.

Кара карлыган согы

Микробларга каршы тору, тир һәм бәвел куу үзлегенә ия. Салкын тигәндә дәвалану һәм авыруны кисәтү өчен, 1 аш кашыгы җиләкне 1 стакан кайнар суда 1-2 сәгать төнәтергә һәм көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Сок белән тамак авыруларын, коклюшны, тавыш карлыгуны дәвалыйлар. Ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

Кызыл карлыган согы

Витаминнарга бик бай. Бал белән төнәтергә ярый, пешерергә, кайнатырга ярамый. Әче тәме һәм пектинга бай булуы нәтиҗәсендә эчәклектәге агулы матдәләрне юдырып чыгара, бөерләрне бик яхшы чистарта.

Кура җиләге согы

Бигрәк тә хәлсез, карт кешеләргә файдалы. Ашаганнан соң, 2-3 аш кашыгы сокны 1 аш кашыгы бал белән эчеп кую яхшы. Ашказаны авыртканда, азканлылык, атеросклероздан интеккәндә сихәт бирә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, температураны төшерә. Аппетит булмаганда, шикәр чире белән авырганда ашарга ярты сәгать кала чирек стакан сок эчү нәтиҗәле.

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

Чыганак: https://madanizhomga. ru/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев