Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Теплицаны ничек суытырга?

Җәен көн уртасында теплицада температура +40 оСтан артырга мөмкин, ә үсемлекләр өчен иң кулай температура: көндез +24...+28 оС, ә төнлә +18...+22 оС.

Кызуда серкәләнү кыенлаша. Белгечләр теплицаны төньяктан көньякка таба урнаштырырга киңәш итә, бу очракта көн уртасында теплицага кояшның пешергеч туры нурлары эләкми.

Теплицаны җилләтегез, ике яктан да ишекләрне ачарга кирәк. Үсемлекләргә су сибү теплицадагы температураны төшерә. Әмма еш су сипкәннән соң дымлылык арта, бу үсемлекләрнең гөмбәле авыруларга бирешүенә китерергә мөмкин.
Күләгәли торган махсус сетка алыгыз. Ул кыйбат түгел, мәсәлән, 3х5 м үлчәмле сетканы 700-800 сумга алып була, берничә сезонга җитә. Иске челтәр яки спанбонд эләргә дә мөмкин. Шулай да сетка яхшырак, ул 50 %ка кадәр кояш нурларын тоткарлый. Вентиляторлар кыйммәт, кечкенә теплицаларда гына нәтиҗәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев