Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Яран гөл үстерү буенча берничә киңәш

Яран гөлен үрчетү өчен ботагын алып суда тотабыз. Кайвакытта ул череп тә китә, моны булдырмас өчен суга активлашкан күмер төймәсе салырга кирәк икән. Тамыр җибәреп чүлмәккә утыртканда, туфрагын күп салмагыз, тамырын тизрәк җибәргән саен, чәчәк атуы да тизәя.

Гөлнең чүлмәге кечкенә булган саен, чәчәге дә күбрәк була. Яран гөленең кояш һәм җылылык яратуын да онытмаска кирәк. Гөлгә суны сирәк, әмма күп итеп сибегез.

Тукландыруга килгәндә, йодалы су кулланырга була. Бер литр суда бер тамчы йоданы эретеп сибегез. Суны бик аз, 50 мл гына сибегез, югыйсә тамырын яндырырга мөмкинсез.

Гөл яфраклары ничек саргайганга карап, аңа нәрсә җитешмәвен белергә була. Әгәр кырые гына саргая икән, дым җитми дигән сүз. Яфраклары чери башласа, суны күп сибәсез. Яктылык җитмәгәндә аскы яфраклары коела.

Яран ачык һавада үсәргә ярата, җәй җиткәч, балконыгызга чыгарып куегыз.

Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев