Балтачта тыныч ишегалдында исерек шофер маҗаралары
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта тыныч ишегалдында исерек шофер маҗаралары

31 май көнне кичке сәгатьләрдә Ленин урамы 37, 37а һәм Нариман урамы 39 йорт ишегалдында авария булды.

Спиртлы эчемлек кулланган шофер ишегалдында торган өч машинага бәрелеп, аларга төрле зыян китерде. Тагын бер кат искәртәсебез килә, алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырмагыз! Зыян машиналарга гына түгел, кешеләргә дә килергә мөмкинлеген онытмагыз!


Фото: Район ЮХИДИ бүлеге

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп исерек шофер

Нет комментариев