Балтачта көзге каникуллар башлана
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта көзге каникуллар башлана

Юлларда 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган...

25 октябрьдән балаларның көзге каникуллары башлана. Район ЮХИДИ бүлеге бу чорда барлык әти-әниләрнең тагын да игътибарлырак булуларын сорый. Балалар өлкәннәрдән башка юлда йөргәндә юл кагыйдәләрен дә онытмаска, транспорт хәрәкәт итә торган юллар янында уйнамаска да тиешләр.

Безнең белешмә: агымдагы елның 9 аенда республика юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 361 бала төрле төрдәге тән җәрәхәтләре алган.

Көн саен республика юлларында йөзләгән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә, аларда балалар да зыян күрә. Бары тик җәяүлеләр дә, шоферлар да кагыйдәләрне үтәгәндә генә, якыннарыбыз фаҗигаләргә юлыкмас дип ышанып була. Шуңа да балаларның каникуллары тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен өчен барыбыз да игътибарлы булсак иде.

Лилия Һадиева

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев