Юлларда сак булыгыз!
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлларда сак булыгыз!

FAW йөк автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Scania йөк машинасы белән бәрелешкән.

11 гыйнварда, Актаныш районы аша узучы М-7 юлында үлемгә китергән һәлакәт була. Авария ике йөк машинасының маңгайга-маңгай бәрелешүе аркасында килеп чыккан.

ТР Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, FAW йөк автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Scania йөк машинасы белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә FAW шоферы хастаханәгә китерелә, ә аның пассажиры һәлакәт урынында вафат була, дип яза Шәһри Казан.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев