Кабат авария:  җиңел машина юлда яткан ир-атның өстеннән чыккан
Юл хәрәкәте иминлеге

Кабат авария: җиңел машина юлда яткан ир-атның өстеннән чыккан

Җәяүле киемендә яктылык кайтару элементлары булмаган.

Төнлә Кукмара районында җиңел машина юлда яткан ир-атның өстеннән чыккан. 

Юл-транспорт һәлакәте 19 декабрь төнендә  булган. "Лада Калина» автомобилен йөртүче тиешле тизлекне сайламаган һәм юлда яткан 31 яшьлек ир-атның өстеннән чыккан. Җәяүле киемендә яктылык кайтару элементлары булмаган.

Алган җәрәхәтләрдән ир шунда ук вафат булган.

Чыганак 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җәяүле

Нет комментариев