Уфа янында өч юл-транспорт һәлакәтендә 15 машина бәрелешкән
Юл хәрәкәте иминлеге

Уфа янында өч юл-транспорт һәлакәтендә 15 машина бәрелешкән

Аварияләр яңгыр күп яву аркасында булган.

Уфа - Оренбург автоюлында яңгыр вакытында өч юл-транспорт һәлакәтендә 15 машина бәрелешкән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХИДИга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Иртән Уфа - Оренбург юлында "Ял кафесы" җәмәгать транспорты тукталышыннан "Металлобаза"га кадәр өч автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 15 транспорт чарасы механик зыян күргән», - диелә ведомство хәбәрендә.

Хәзерге вакытта урында башкаланың ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Бу хәлнең шартлары ачыклана.

«Әлеге участокта ике юнәлештә дә хәрәкәт итү кыенлашкан. Аварияләр яңгыр күп яву аркасында булган», - дип хәбәр итә төбәк буенча ЮХИДИ. 

Чыганак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп Юл-транспорт һәлакәте башкортстан

Нет комментариев