Авыл хатын-кызларының эш көнен кыскарту Хезмәт кодексында беркетелде
Кеше һәм закон

Авыл хатын-кызларының эш көнен кыскарту Хезмәт кодексында беркетелде

Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көне 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләрне Дәүләт Думасы соңгы укылышта кабул итте. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Әлеге документ буенча авылда яшәүче хатын-кызларның эш көне 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Эш көне кыскарса да, хезмәт хакы кимергә тиеш түгел.

  • Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар, дип хәбәр иткән идек. Эш көне берничә өлешкә бүленгән очракта, авыл хатын-кызларына өстәмә түләнергә тиеш була.

Фото: photo.tatar-inform.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


эш сәгате

Нет комментариев