Чаллыда яшүсмер кызны кыйнау буенча тикшерү башланды
Кеше һәм закон

Чаллыда яшүсмер кызны кыйнау буенча тикшерү башланды

Чаллыда сәүдә үзәгендә бер хатын-кыз яшүсмер кызны идәнгә егып, аяклары белән типкәлгән.

Чаллыдагы бер сәүдә үзәгендә яшүсмер кызны кыйнау фактын тикшерә башладылар. Искәртеп үтик, бер хатын-кыз баланы чәченнән йолкып ала. Укучы бала идәнгә егылгач, аның битенә аягы белән тибә башлый, дип яза Татарстан 24 сайты.

«Хәзерге вакытта әлеге хәлнең 2021 елның 1 октябрьдә булганы ачыкланды. Бу хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклау чаралары уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр итә республика буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Чыганак: ИТ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җинаять баланы кыйнаган

Нет комментариев