Дума күп балалы гаиләләр өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташлама кертергә тәкъдим итте
Кеше һәм закон

Дума күп балалы гаиләләр өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташлама кертергә тәкъдим итте

Россия Федерациясе Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләр өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процентлы ташлама кертергә тәкъдим иттеләр

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колуновка сылтама белән хәбәр итә.

«Бүген күп балалы гаиләләр коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташламалы тарифлардан файдалану хокукына ия — федераль закон белән билгеләнгән минималь ташлама 30 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, төбәкләр ташламаны арттыра ала, моннан тыш, аларның башка хезмәтләргә түләгәндә ташлама тәкъдим итү хокукы да бар», — дип искәртте ул.

Колунов федерация субъектларының капиталь ремонт өчен түләүгә ташлама билгеләү хокукына ия булуын әйтте. Әмма төбәккә карап ташламалар да төрле.

«Нәтиҗә буларак, бер төбәктә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ташлама — минималь, ә икенчесендә — максималь. Минемчә, бу мәсьәләдә бердәм федераль алым кирәк — Россиянең барлык төбәкләрендә күп балалы гаиләләр өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләгәндә 50 процент ташлама һәм капиталь ремонт өчен аларның взносларыннан 50 процент компенсация билгеләргә мөмкин», — дип өстәде парламентарий.

Депутат фикеренчә, әлеге тәкъдим демография үсешенә уңай йогынты ясый һәм Россия гаиләләренә шактый зур ярдәм күрсәтәчәк дип яза Татинформ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


түләүләр

Нет комментариев