Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Кассаларда рөхсәт режимы

Рөхсәт режимының бурычы - сатып алучыларны маркировкалы продукция сатып алганда контрафакттан саклау

Рөхсәт режимы - автомат рәвештә рөхсәт бирү яки сатуны тыю өчен маркировкаланган товарның кодын алдан тикшерү. Ул онлайн həм шулай ук офлайн  - форматта да булырга мөмкин.

Рөхсәт режимының асылы шунда ки, сатучы маркировка кодын сканлаштыру белән касса автомат рәвештә "Честный ЗНАК" товарларны маркировкалау дәүләт мәгълүмати системасына маркировка кодын җибәрә. Әгәр касса "Честный ЗНАК"тан уңай җавап ала икән, товарны чекка өсти, тискәре җавап алганда - сатуны тыя. Әгәр тикшерү нәтиҗәләре буенча система сатуны тыйса, кассирга шундый ук товарга алмаштыру яки сатып алудан баш тартуны тәкъдим итәргә туры киләчәк.

Онлайн-тикшерү - бу тикшерү вакытында касса ике үлчәмле кодны сканерлау вакытында "Честный ЗНАК"тан товар турында мәгълүмат сорый һәм бу системадан җавап ала, аны көтү 1,5 секундтан артмый.

Офлайн-тикшерүнең асылы шул ук, әмма әгәр "Честный ЗНАК"ның җавапны көтү вакыты нинди дә булса сәбәпләр аркасында 1,5 секундтан артып китсә, кодны сканерлаганда касса товарны офлайн тикшерә. Ягъни касса кодлар базасына мөрәҗәгать итәчәк.
Системада маркировка коды турындагы мәгълүматның булмавы яки мәгълүматның ниндидер кимчелеклэр булу аркасында сатуларны тыю очраклары гамәлдәге кануннарда каралган инде.

Сатуны тыю очраклары исемлегендә түбәндәге вариантлар бар:
- «Честный ЗНАК»та товарны идентификацияләү чаралары белән тамгалау турында мәгълүмат юк;
- маркировка системасында товарны әйләнешкә кертү яисә товарга маркировка кодын төшерү турында белешмәләр юк;
- товар әйләнештән чыгарылган (сатылган);
- продукциянең яраклылык срогы чыккан;
- товар дәүләт контроле (күзәтчелек) органнары карары буенча сатуга тыелган;
- товарны сату бәясе максималь ваклап сату бәясеннән түбәнрәк яисә югарырак (тәмәке товарлары өчен);
- тикшерү коды маркировка кодының идентификация характеристикаларына туры килми.

Кассада тикшерүләр режимын кертү һәм программа ягыннан кассаларны контрольдә тоту сатучыга товарларны маркировка белән сату кагыйдәләрен үтәргә ярдәм итә.

Рөхсәт режимы түбәндәгеләргә кагылмый:
- ККТ һәрвакыт оффлайн режимында эшли һәм чекларны ФНСка һәм «ЧЕСТНЫЙ ЗНАК»ка тапшырмый - мәсәлән, кибет элемтә челтәрләреннән ерак урнашкан урында булганга күрә;
- маркировкалы товарларны сәүдә автоматы аша сатыла, әйләнештән автомат рәвештә онлайн чыгару;
- үрнәкләр буенча товар сату;
- сөт һәм квасны цистерналардан сату;
- гомуми туклану йортларында маркировкалы товарны маркировка коды урынына GTIN белән сату.

Рөхсәт режимының бурычы - сатып алучыларны маркировкалы продукция сатып алганда контрафакттан саклау, шулай ук бу бәяләр дәрәҗәсен контрольдә тотуның яңа нәтиҗәле ысулы. Җибәрү сроклары буенча, товарның кассада ничек тикшерелүе, чеклар буенча рөхсәт режимы тайпылышлар статистикасын ничек карау турында тулы мәгълүмат белән честныйзнак.рф танышырга була.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе искә төшерә рөхсәт режимын һәм идентификация чаралары белән эшләү кагыйдәләрен бозган өчен 15.12.1 КоАП РФ маддәсендә җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев