Мәскәү Наташа Королева белән судлаша
Кеше һәм закон

Мәскәү Наташа Королева белән судлаша

Бу турыда «Мэш» телеграм-каналы хәбәр итә.

Моннан берничә ел элек Наташа Королева Мәскәү шәһәренеӊ Мосфильм урамындагы бер бинада матурлык салоны ача. Күпмедер вакыттан соӊ ул аны башка эшмәкәрләргә арендага бирә. Алар бу салонныӊ юнәлешен үзгәртмиләр, әмма тикшерү вакытында бу Мәскәү тикшерүчеләрен   кызыксындырмый. Чөнки бинада документлар буенча музыкаль театр ачылырга тиеш була. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү  һәм бинаны казнага кире кайтару өчен бүгенге көндә Мәскәү хакимияте  Наташа Королеваны судка биргән.

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Наташа Королева

Нет комментариев