Воронежда хезмәттәшләрен атып үтергән егетне тоткарлыйлар
Кеше һәм закон

Воронежда хезмәттәшләрен атып үтергән егетне тоткарлыйлар

Воронеж өлкәсендә 9 ноябрьдә «Балтимор»хәрби аэродромы территориясендә берничә кешене атып үтергән 20 яшьлек рядовой Антон Макаровны тоткарлаганнар.

Бу хакта Оборона министрлыгына сылтама белән RT хәбәр итә.

Җинаять кылганнан соң ул качып китә, аны 100дән артык ОМОН хезмәткәре һәм Росгвардия хезмәткәрләре эзли. Аны Воронеждан 45 чакрым ераклыкта тоткарлыйлар, ул гаиләсе янына Орел өлкәсенә урланган автомобильдә качарга теләгән була.

Ватаным Татарстан

Фото: vuzyi.lancmanschool.ru

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


солдат җинаять криминал

Нет комментариев