Яңа туган оныгын суга батырып үтергән
Кеше һәм закон

Яңа туган оныгын суга батырып үтергән

Ростов өлкәсендә бер ханым яңа туган оныгын чиләктәге суга батырып үтергән.

Әлеге хәл 4 гыйнварда булган. 47 яшьлек ханым 23 яшьлек кызының баласын өйдә таптырган. Бала тугач, хатын сабыйны чиләктәге суга салган. Бала яшәү билгесе күрсәтми башлагач, аны пакетка төреп, йорт артында күмеп куйган.

Баланың әбисенә карата җинаять эше кузгатылган. Хатын гаебен таныган. Ул сак астына алынган.

 

Фото: pixabay.com

Тулырак: Шәһри Казан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җинаять баланы үтергән

Нет комментариев