Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Хезмәт»кә языл һәм БОЗАУ от!

Бәйрәм бәйрәм белән, “Хезмәт” кә язылырга онытмагыз!

Хезмәт куймый гына дөньяга чыкмый Районыбыз газетасы да “Хезмәт”.

Сабантуйларыннан йөреп-арып кайткач, кулга «Хезмәт” алыйк, дуслар! Киләсе яртыеллыкка да язылып куйдыгызмы әле?! Язылмаган булсагыз, хат ташучыларыгыз белән элемтәгә керегез, почта бүлекләренә мөрәҗәгать итегез! Язылгач, квитанциягезне редакциягә юллагыз! Канатлы сүз язарга да онытмагыз. Ә хәзергә квитанцияләр белән бергә килгән канатлы сүзләрне, шигырьләрне укыйк!

"Хезмәт»ле йорт - хикмәтле йорт», дип яза Кариле ягыннан Рәдиф Сөләйманов.

***

Һәрбер санын көтеп алам

Якын дустым “Хезмәт”нең.

“Нинди хәлләр бар икән?!” ­- дип,

Карыйм аның битләрен.

Бездә яши уңган халык,

Эш сөючән, тырышлар.

“Хезмәт”тән мин карап барам:

Алар ничек ярышкан.

Һәркемгә дә бик кирәкле

Укырлык язмалар бар.

Халыкчан булганы өчен

“Хезмәт”не яраталар.

Хәниф Гатауллин, Бөрбаш.

***

Халыкның тормышы ­- һәрчак “Хезмәт”,

Югары үр яулаучыларның да нигезе ­- “Хезмәт”.

Хезмәт куймый гына дөньяга чыкмый

Районыбыз газетасы да “Хезмәт”.

Районның һәр яңалыгы,

Һәрбер көне синдә “Хезмәт”.

Безнең белән бер сулышта

Бер адымда яши “Хезмәт”.

Әлфия Зәкиева, Түбән Сәрдек

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Басма матбугатка язылу