Балтачта «Автоледи-2026» узачак
Көн темасы

Балтачта «Автоледи-2026» узачак

Конкурска 17 июнь көнне сәгать 15.00дә ДОСААФ бинасында көтеп калабыз

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район юл хәрәкәте инспекциясе 17 июнь көнне  «Автоледи-2026» район конкурсы үткәрәчәк.

Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә катнашучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Районыбызда яшәүче һәрбер гүзәл затны әлеге бәйгедә катнашырга чакырып калабыз.

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша шалтыратып язылырга була. Катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары, үз исемендәге яки генераль рөхсәте булган машинаң булуы шарт.

Конкурска 17 июнь көнне сәгать 15.00дә ДОСААФ бинасында көтеп калабыз.

Лилия Һадиева
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Автоледи

Нет комментариев