Белем көне белән!
Көн темасы

Белем көне белән!

Районыбыз үсешенә өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм.

1 сентябрь — Белем көне. Бәйрәмне дәүләтебез ярдәме белән төзекләндерелгән Норма һөнәр лицее, республика программасы нигезендә өр-яңадан сафка бастырылган Алан мәктәп- балалар бакчасы ачылышы һәм башка мәгариф учреждениеләрендә төзекләндерелгән объектлар белән каршылыйбыз.

Районыбыз елдан-ел яңара, алга бара, моны һәрберебез дә күрә, таный. Ил җитәкчелегенә рәхмәтебез бик зур.

Инде дөньяларга тынычлык иңеп, иминлек белән яшәргә, басу-кырлардан җыеп алган мул уңышларыбызга куанып, исәнлек-саулык, тигезлек, дуслык, бәрәкәт белән гомер итәргә язсын! Районыбыз үсешенә өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм.

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев