Данияр кабат футболчыларны бергә җыя. Кайчан? (фото)
Көн темасы

Данияр кабат футболчыларны бергә җыя. Кайчан? (фото)

Турнирда Казан артистлары командасы да көч сынашачак.

Елдагыча матур традиция буенча быел янәдән, хәрби диңгез-флоты көне уңаеннан, Данияр Кәримов футбол турниры үткәрәчәк. 30нчы июль көнне узачак бәйге быел җиденче мәртәбә оештырыла. Бәйгенең төп оештыручысы һәм спонсоры Данияр үзе!

Быел исә күчмә кубок өчен зур футбол ярышы Балтачның үзендә яңа стадионда (бассейн янында) үтә.

Ярышларда 6 команда көч сынаша. Уеннарга старт иртәнге сәгать 8 дә бирелә, ачылу тантанасы сәгать 10да булачак.

Группа А:
«Лидер»
«Юнион»
«ГазМяс»

Группа Б:
«Ливень»
«Сосна»
«Артистлар»

Матчлар расписаниесы:

8:00 Лидер — Юнион
8:50 Ливень — Сосна
9:40 Лидер — ГазМяс
10:30 Ачылыш
11:00 Ливень — Артистлар
11:50 Юнион — ГазМяс
12:40 Сосна — Артистлар

13:30 Ярымфинал А1-Б2
14:20 Ярымфинал Б1-А2

15:10 3 урын өчен матч
16:00 Финал


футбол Данияр

Нет комментариев